news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Думада 2 процент ставкалы кредит бирә торган Дәүләт банкы булдырырга тәкъдим иттеләр

Россиядә халыкка 2 – 3 процент ставкалы кредит бирә торган махсуслаштырылган банк булдырырга тәкъдим иттеләр. Бу инициативаны «Гадел Россия – дөреслек өчен» партиясе рәисе Сергей Миронов белдергән.

«Булган бурычларны ташламалы шартларда рефинансларга һәм минималь (2-3 процент) ставкалар буенча займнар алырга мөмкин булган махсуслаштырылган Дәүләт банкы булдырырга», – дип яза Миронов сүзләрен ТАСС.

Парламентарий сүзләренчә, илдә азлап кредит бирү сәясәтен тамырдан үзгәртергә кирәк. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге статистикасы буенча, Россия халкының 15 проценты микрофинанс оешмалары клиенты булып тора, алар үз бурычларын 7 процент ставка буенча рефинанслау өчен «кара кредиторларга» килергә әзер, диде ул.

Сергей Миронов фикеренчә, Россиядә миллионлаган кешене «кредит энәсенә» утырттылар һәм соңыннан аларны кредит алу мөмкинлегеннән мәхрүм иттеләр. Ахыр чиктә, гражданнар «артык сорауларсыз» кечкенә ставка белән кредит алу өчен «теләсә кая» бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot