news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Думада 1 апрельдән социаль пенсияләрне индексацияләү турында искәрттеләр

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләрне индексацияләячәкләр. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов искәртте дип хәбәр итә RT.

«Бездә социаль пенсияләр 1 апрельдә индексацияләнә. Яшәү минимумы үзгәрү (15 процентка арту) сәбәпле, индекс 15 процент тирәсе итеп билгеләнгән. Шуңа бәйле рәвештә социаль пенсия 15 процентка арта», - дип аңлатты парламентарий.

Эшләмәүче пенсионерлар, элеккечә, төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән керемгә ия була алмый, дип билгеләп үтте шулай ук Нилов. Пенсионерның иминият яки социаль пенсиясе кечкенә булган очракта, аңа «я федераль, я төбәк бюджетыннан өстәмә акча түләнә».

Гыйнварда россиялеләрнең иминият пенсияләре 7,3 процентка индексацияләнде. Февральдә 2024 елдагы инфляцияне исәпкә алып тагын 9,5 процентка кадәр индексацияләү башкарылды. Шулай ук картлык буенча пенсия алучыларга гыйнвар өчен өстәмә түләүләр бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot