news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дума хезмәткә түләүнең минималь күләмен үзгәртүгә бәйле проектны кабул итәргә киңәш итте

Дәүләт Думасының социаль сәясәт комитеты Россия парламентының түбән палатасына киләсе елда илдә хезмәткә түләүнең минималь күләмен 22 440 сум дәрәҗәсендә билгеләү турындагы закон проектын кабул итәргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Закон проектын Дәүләт Думасына РФ Министрлар Кабинеты тапшырган иде. Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, документ ил Президенты тарафыннан куелган хезмәткә түләүнең минималь күләмен алгарышлы темпларда арттыру буенча бурычларны гамәлгә ашыру максатыннан әзерләнгән.

Элегрәк хезмәткә түләүнең минималь күләмен ике тапкыр арттыруны «Кадрлар» илкүләм проектына кертәчәкләре хакында хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100