news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дума хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыру турындагы закон проектын кабул итте

РФ Дәүләт Думасы депутатлары киләсе елдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) аена 22 440 сумга арттыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Закон проектын парламентның түбән палатасына РФ Хөкүмәте керткән иде.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, документ хезмәткә түләүнең минималь күләмен алгарышлы темплар белән арттыру буенча РФ Президенты Владимир Путин куйган бурычларны гамәлгә ашыру максатыннан әзерләнгән.

Элегрәк Думаның социаль сәясәт комитеты әлеге закон проектын кабул итү тәкъдимен җиткергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot