Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дума хезмәткә түләүнең минималь күләмен 2026 елан 123 процентка арттырырга тәкъдим итә
Дәүләт Думасында хезмәткә түләүнең минималь күләмен 2026 елның 1 гыйнварыннан 50 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр. Бу бүгенге көндә гамәлдә булган минималь хезмәт хакыннан (22 440 сум) 123 процентка күбрәк. Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Закон проекты 2026 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 50 мең сум күләмендә билгеләргә тәкъдим итә», — диелә аңлатма язуында.
Сергей Миронов сүзләренчә, 50 мең сум - кешеләргә үз ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә торган сумма. Ул билгеләп үткәнчә, куллану бәяләре 2022 елдан бирле артты, шуңа күрә минималь хезмәт хакы күләмен яңадан карарга кирәк.
«Гадел Россия - Дөреслек өчен» партиясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, закон проектын инде чәршәмбе көнне үк депутатлар каравына тәкъдим итәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз