news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дума укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте

Дәүләт Думасы мәктәп укучыларын иҗтимагый файдалы хезмәттә катнашырга мәҗбүр итә торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Федераль Җыенның түбән палатасы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Закон проекты кабул ителгән очракта «Мәгариф турында»гы федераль законда урын алган «тәрбия» төшенчәсенә төзәтмә кертеләчәк. Ул «мәктәп укучыларында хезмәт сөючәнлек, хезмәт һәм аның нәтиҗәләренә карата җаваплылык формалаштыруга юнәлдерелгән компонент» белән тулыландырылачак.

Нәтиҗәдә, мәктәп укучыларын «яшь һәм психофизик үзенчәлекләрен исәпкә алып, белем бирү программасында каралган иҗтимагый файдалы хезмәттә катнашырга, шулай ук белем бирү оешмасында чисталык һәм тәртипне сакларга» мәҗбүр итәчәкләр.

Шул ук вакытта, канундагы мәктәп укучыларын аларның әти-әниләре (яки законлы вәкилләре) ризалыгыннан башка белем бирү программасында каралмаган хезмәткә җәлеп итәргә ярамый дигән нигезләмә юкка чыгачак.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, иҗтимагый файдалы хезмәт дигәндә мәктәп яны территориясендә агачлар һәм чәчәкләр утырту, сыйныфны яки мәктәп мәйданчыгын берәр чара уңаеннан бизәүдә катнашу, китапханә яки музейда ярдәм итү хакында сүз бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100