news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дума сайлауларына агитацион чыгышлар һәм телерадио дебатлар вакыты өчен сәяси лоторея уйнатылды

Дума сайлауларына агитацион чыгышлар һәм телерадио дебатлар вакыты өчен сәяси лоторея уйнатылды

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә Россия Дәүләт Думасында катнашачак сәяси партияләрнең төбәк төркемнәре дәүләт телерадиокомпанияләрендә бирелә торган бушлай эфир вакыты өчен җирәбә үткәрүдә катнашты.

Мәгълүм булганча, Дума сайлаулары алды эшләренең иң зур этабы төгәлләнде һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясендә 11 сәяси партиянең исемлекләре теркәлде. Татарстанда да аларның шул кадәр үк төбәк төркемнәре бар. Закон нигезендә аларга сайлау алдыннан дәүләт телевизион каналларында һәм радиоларда дебатлар, төрле “түгәрәк өстәл”ләр уздыру, агитацион чыгышлар ясау, яисә аларның реклама роликлары өчен бушлай эфир вакыты бирелә. Республикада бу эшне “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе һәм Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең филиалы - “Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе” гамәлгә ашырачак. Бүгенге жирәбә вакытында әлеге гаммәви мәгълүмат чаралары белгечләре һәм 11 региональ партия вәкилләре катнашты.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин искәрткәнчә, сайлау алды агитациясендә катнашу өчен 11 партиядән 9 заявка алынган. Әмма дебатлардан, яки агитацион чыгышлардан баш тарту турында бер төбәк бүлегеннән дә мөрәҗәгать килмәгән.

Массакүләм мәгълүмат чараларында Думага сайлауларга кагылышлы агитацион чаралар 6 ноябрьдә башлана һәм 30 ноябрьдә төгәлләнә. Думага сайлаулар Татарстан буенча 4 региональ өлештә алып барыла. Алар – Мәскәү, Үзәк, Чаллы һәм Нефть зоналары. Димәк, партияләр дә республикада 44 региональ төркемгә бүленеп агитация эшен җәелдерә ала. Төбәкләрдә һәр телерадиокомпания партияләргә чыгыш ясау, дебатлар өчен һәр көн саен ярты сәгатьтән дә ким вакыт бирергә тиеш түгел. “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе барлыгы 9 сәгать ярым, ягъни 570 минут вакыт бүлгән. Аның яртысы – 285 минуты дебатларга, калган яртысы – аерым чыгышлар белән агитация алып бару һәм реклама роликлары өчен. Радиоларда да шул кадәр күләмдәге вакыт каралган. Телерадиокомпанияләр мондый чыгышлар көнлек программаларның кайсы вакытында булачагын үзләре билгели. “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчелеге белдергәнчә, алар аерым чыгышлар һәм реклама роликлары өчен иртәнге вакыт биргәннәр, ә дебатлар һәм “түгәрәк өстәл” ләргә кичен 17 сәгать 30 минуттан башланган вакыт бүленә. Телевидение белгечләре моны прайм-тайм, ягъни иң күп тамашачыны җыйган вакыт дип исәпли.

Бүгенге җирәбәдә катнашкан сәяси партияләрнең һәр региональ бүлеге вәкилләре конвертларны ачып, үзләренә туры килгән эфир көнен һәм вакытын билгеләде. Шулай ук һәр сәяси фирка әлеге телерадиокомпанияләр белән килешүләр төзеде.

Сүз уңаеннан, бушлай эфир вакыты диелсә дә монда закон буенча аерым шартлар каралган. Әгәр сәяси партияләр бушлай эфир вакытында катнашып, сайлауларда сайлаучыларның 3 процент яки аннан ким тавышын гына җыя икән, алар бушлай эфир вакыты өчен бер ел эчендә, алдан төзелгән килешү буенча шул сумманы түләргә тиешләр. Әгәр түләми икән, 4 елдан соң шул фирка кабат сайлауда катнашса, аларга бушлай эфир вакыты бөтенләй бирелмәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot