news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дума сайлауларына килү 5,29 процент тәшкил итә

Сайлаучыларның 5 проценттан артыгы РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда 11:00 гә кадәр катнашты. Мондый мәгълүматларны РФ Үзәк сайлау комиссиясе китерә.

Сайлау участоклары 18 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, шулай ук бер үк вакытта уза торган башка сайлау кампанияләре кысаларында ачылды. Тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк һәм 20 сентябрьдә тәмамланачак.

2026 елда бердәм тавыш бирү көне кысаларында 20,7 меңгә якын депутат мандатын һәм сайланулы вазифаларны бүлү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot