Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дума Россия буенча юллама сатканда туроператорларны өстәмә кыйммәткә салымнан азат итте
Дәүләт Думасы Россия буенча юлламалар сатканда туроператорларны өстәмә кыйммәткә салымнан азат итү турында закон кабул итте. Бу хакта Федераль Җыенның түбән палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Закон РФ Салым кодексына комплекслы үзгәрешләр кертә. Эчке һәм тышкы туризм өлкәсендә туристик продуктны сату буенча операцияләр 2027 елның 1 июленә кадәр өстәмә кыйммәткә салымнан азат ителә.
Шул ук вакытта, канун 2023 елның 1 июленнән төзелгән килешүләргә дә кагыла.
Закон, андагы кайбер башка нигезләмәләрне (алар өчен бүтән сроклар билгеләнгән) исәпкә алмаганда, рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керәчәк.
Закон проектының инициаторы – РФ Президенты Владимир Путин. Июнь ахырында ул туроператорларны өстәмә кыйммәткә салымнан азат итү турындагы карарның җитәрлек һәм оператив рәвештә үтәлмәвенә игътибар юнәлткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз