Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дума мигрантларның рус телен белүгә тест узу тәртибен бозган уку йортларын тикшерәчәк
Дәүләт Думасы Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) тарафыннан ачыкланган, мигрантларның рус телен белүгә тест узу тәртибен бозган югары уку йортларын тикшерәчәк. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте. Ул искәртеп үткәнчә, 2024-2025 елларда легаль булмаган миграциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән берничә закон – барлыгы 15 норматив акт кабул ителгән, алар инде үз көченә кергән һәм кулланыла башлаган.
«Кабул ителгән законнарны исәпкә алып, хәзер бу гамәлләр югары уку йортларының вазифаи затлары һәм имтиханнарны кабул итүчеләр тарафыннан башкача квалификацияләнергә мөмкин. Алар РФ Җинаять кодексының 322.1 маддәсенә («Законсыз миграция оештыру») карый, ул 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Контроль-күзәтчелек һәм хокук саклау органнарына ачыкланган фактларны өйрәнергә һәм гаеплеләрне җавапка тартырга кирәк. Үз тарафыннан Дәүләт Думасы моны контрольгә алачак. Иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитетына тиешле йөкләмә бирелде», - дип язган Володин.
Кичә Рособрнадзор мәгариф өлкәсендә, шул исәптән мигрантлар арасында тест үткәргәндә, хокук бозуларга юл куйган 17 югары уку йортына рәсми кисәтү җибәрде. Мондый учреждениеләр арасында Патрис Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университеты, Уфа фән һәм технологияләр университеты, А.И.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты, Вятка дәүләт университеты һ.б. бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз