news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дума махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән 131 закон кабул итте

Вячеслав Володин пленар утырышта Дәүләт Думасының махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән 131 закон чыгару инициативасы кабул итүен билгеләп үтте. Бу документлар өстенлекле тәртиптә карала, килгән һәр сорауга аерым игътибар бирелә. Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.

Метшин белдергәнчә, закон проектларының шактый өлеше депутатларның төбәкләрдә хәрбиләр һәм аларның якыннары белән очрашулары вакытында алган тәкъдимнәре нигезендә формалаша.

Аерым алганда, бүген махсус хәрби операция зонасында үз теләге белән хезмәт итүчеләргә гарантияләрне киңәйтә торган закон проекты икенче укылышта кабул ителде. Үзгәрешләр нигезендә, хәрби часть командирларына аларның ышаныч кәгазьләрен һәм васыятьләрен раслау хокукы биреләчәк.

«Шулай итеп, без бу өлкәдәге законнарны даими рәвештә камилләштерәбез. Якын арада без хәрбиләрнең тыныч тормышка кайтуы белән бәйле темаларга да игътибар бирергә тиеш дип саныйм. Без сөйләшүләр процессының дәвам итүен күрәбез, бүген егетләребезне өйдә каршы алу өчен максималь база әзерләү мөһим», – дип өстәде Айдар Метшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot