news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дума махсус операциядә катнашучыларга туристик путевка акчасын кире кайтаруны хуплады

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә кулланылмаган турларының акчасы кире кайтарылачак. Дәүләт Думасы бу темага закон кабул итте. «Российская газета» шул турыда яза.

Документ нигезендә, мобилизацияләнүчеләр, контрактчылар һәм хәрби хезмәткә үз теләге белән алынучылар, шулай ук аларның туганнары турпутевка бәясен кире кайтара алачак. Акча гариза бирелгән көннән соң ун көн эчендә кире кайтарылырга тиеш.

Үзгәрешләрне «Новые люди» һәм ЛДПР фракцияләре депутатлары тәкъдим итте.

Дәүләт Думасының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты башлыгы Сангаджи Тарбаев  аңлатуынча, махсус хәрби операциянең кайбер катнашучылары түләүле туристлык продуктын аларга бәйсез сәбәпләр аркасында файдалана алмады.

Закон 2021 елның 1 сентябреннән төзелгән килешүләргә кагыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot