news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дума җәмәгать урыннарында QR-код кертү турындагы законны беренче укылышта кабул итте

1 февральгә кадәр QR-код алмаган гражданнар җәмәгать урыннарында булу өчен тискәре ПЦР-тест күрсәтә алачак.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Җәмәгать урыннарында QR-кодлар системасын кертү турындагы закон проекты РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде. Бу хакта Кремль пулының махсус хәбәрчесе Дмитрий Смирнов үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Элегрәк Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әлеге закон проектын хуплаган һәм депутатларга аны беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән иде.

Яңа закон кабул ителгәннән соң 18 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк россиялеләр массакүләм чаралар үткәрү урыннарына, сәүдә үзәкләренә һәм җәмәгать туклануы биналарына прививка турында сертификат яки кешенең коронавирус белән авыруын яки медотвод булуын раслый торган документ күрсәткәндә генә керә ала.

Яңа чикләүләр даруханәләр һәм беренче чираттагы кирәк-ярак һәм азык-төлек товарлары кибетләренә кагылмаячак.

1 февральгә кадәр QR-код алмаган гражданнар җәмәгать урыннарында булу өчен тискәре ПЦР-тест күрсәтә алачак. Чикләүләр 2022 елның 1 июненә кадәр гамәлдә булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100