Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дума күп балалы гаиләләрнең иминият стажын яңадан исәпләү турындагы закон проектын карый
Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы ата-аналар бала карау ялында уздырган еллар өчен иминият стажын яңадан исәпләү мөмкинлеге алачак. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина хәбәр итте.
Элегрәк РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына иминият стажына яшь ярымга кадәрге һәр баланы карау чорын кертү турында закон проекты кертте. Хәзерге вакытта бала карау чоры бары тик дүрт бала үстерүче ата-аналар өчен генә исәпкә алына.
«Әлеге закон кире көчкә ия. Ягъни, мәсәлән, гаиләдә биш, алты һәм аннан да күбрәк баласы булган һәм бу ел ярым иминият стажына кертелмәгән гражданнар гариза яза ала. Аларның пенсиясен киләсе айның беренче көненнән яңадан исәпләячәкләр», - дип аңлатты Стенякина.
Аның сүзләренчә, хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты закон проектын өстенлекле тәртиптә карарга планлаштыра. Әгәр документ кабул ителсә, ул 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз