Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дума күп балалы гаиләләр өчен мохтаҗлык критерийларын гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Дәүләт Думасында күп балалы гаиләләр өчен мохтаҗлык критерийларын гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости яза.
Депутат Сергей Миронов әйткәнчә, барлык гаиләләр өчен мохтаҗлык чиген ике яшәү минимумы күләменә кадәр арттырырга, ә күп балалы гаиләләр өчен аны гомумән гамәлдән чыгарырга кирәк. Төзәтмәне инде әзерлиләр.
Россия төбәкләрендә күп балалы гаиләләр өчен мохтаҗлык критерийларын акрынлап гамәлдән чыгаралар, дип билгеләп үтте Миронов. Депутат әйтүенчә, федерациянең 40 субъектында җирле ташламаларны билгеләгәндә күп балалы гаиләләрнең керемнәре исәпкә алынмый, әмма башка төбәкләрдә алар мохтаҗлык буенча ярдәм ала, бу күп балалы гражданнарның хокукларын тигезсез итә. Әмма мондый нормаларга федераль статус бирергә, ягъни аларны бөтен илдә мәҗбүри тәртиптә кертергә кирәк, дип саный парламентарий.
Депутат ассызыклаганча, күп балалы гаиләләр еш кына мохтаҗлык критерийларын бердәм пособие түләгәндә аеруча гаделсез дип саный. Бу хакта алар парламентарий белән очрашулар вакытында инде берничә тапкыр хәбәр иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз