news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дума физкультура, музыка һәм хезмәт буенча бәяләү системасын яңадан карарга тәкъдим итә

Дәүләт Думасында мәктәп укучыларын берничә фән буенча бәяләүнең гадәти биш баллы системасыннан баш тарту мөмкинлеген карыйлар. Сүз физкультура, рәсем, музыка һәм хезмәт (технология) кебек дисциплиналар турында бара. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Мәгариф министрлыгына һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Рособрнадзор) адресланган шул хактагы йөкләмә Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты тарафыннан Хөкүмәт сәгате нәтиҗәләре буенча парламенттагы документлар әйләнешенә кертелгән карар проектында бар.

Документ текстында болай диелә:

«Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына: Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә «Физик культура», «Рәсем», «Музыка», «Хезмәт (технология)» фәннәре буенча укучыларның биш баллы өлгереш шкаласын куллануның максатка ярашлылыгы турындагы мәсьәләне өйрәнергә».

Әлеге мәсьәлә 11 июньдә мәктәп укучыларының сәламәтлеген саклау һәм балалар-яшүсмерләр спортын үстерүгә багышланган Хөкүмәт сәгатендә каралды. Депутатлар алдында РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев, Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеген өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова, РФ спорт министры Михаил Дегтярев һәм РФ Хисап палатасы рәисе урынбасары Галина Изотова докладлар белән чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot