Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дума депутаты Түбән Камада мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен Яңа ел бәйрәме оештырды
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Түбән Камада мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен Яңа ел бәйрәме оештырды. Хәйрия акциясе кичә гаилә кафесында узды. Чыршы бәйрәменә 60 бала чакырылган иде. Ике сәгатьлек программада алар мастер-класста, популяр балалар мультфильмнары геройлары белән хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр.
Аерым зонада аниматорлар балаларга аквагрим ясады. Бәйрәм әйлән-бәйлән һәм Кыш бабай, Кар кызы котлаулары белән тәмамланды.
«Аларның әтиләре хәзер алгы сафта, алар безнең Ватанны саклауда, без аларга җылы, кайгыртучанлык хисе бирә алуыбызга, балаларга бәйрәм кәефе бүләк итүебезгә ышанасы килә», — диде Метшин.
Россия Украинада махсус хәрби операцияне 24 февральдән башлап үткәрә - бу көнне аның башлануын РФ Президенты Владимир Путин игълан итте. 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр илдә өлешчә мобилизация үткәрелде, аның барышында 313 мең кеше (ирекле ярдәмчеләрне исәпкә алып) хезмәткә чакырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз