news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дума депутаты ташланган хайваннар өчен штрафны 10 тапкырга арттырырга тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов үз йорт хайваннарын урамга чыгарып ташлаган гражданнар өчен штраф күләмен 30 мең сумга кадәр арттырырга чакырды. Бу хәзергегә караганда 10 тапкырга күбрәк, дип яза РИА «Новости».

Парламентарий билгеләп үткәнчә, әгәр кеше йорт хайванын үрчеткән икән, ул аның өчен җаваплы булырга тиеш. Ә тере җан иясен «уйнаган һәм ташлаган» гражданнар, әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгы турында уйламыйча, җәзага тартылырга тиеш дип саный ул.

Аның сүзләренчә, Россиядә бүгенге көндә кешеләр хайваннарны урамда ташлап киткән очраклар күп теркәлгән. Өстәвенә, бу хайваннарны тоту һәм вакцинацияләү өчен җаваплылыкны алга таба дәүләт аала, ул шулай ук матди чыгымнар кичерә.

«Әгәр моны эшләмәсәк, без зур проблемалар белән очрашачакбыз», - дип өстәде Колунов.

Тагын парламентарий штрафның гамәлдәге күләме дәүләтнең тотуга, вакцинациягә һәм ташланган хайваннар белән башка гамәлләргә чыгымнарын компенсацияли алмавына игътибар итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100