Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дума депутаты Семигин Татарстанны милли сәясәт буенча бик яхшы эш үрнәге дип бәяләде
Россия Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Геннадий Семигин Татарстанны «милли сәясәт буенча бик яхшы эш» үрнәге дип атады. Бу хакта депутат Иннополиста IX Милли массакүләм матбугат чаралары форумының пленар утырышында әйтте.
«Милли сәясәт буенча бик яхшы эш үрнәге бар – Татарстан. Халыклар дуслыгы йортыннан башлап. Бу матур бина түгел, анда эш бара. Татарстан бу мәсьәләдә, милли республикалар белән чагыштырганда, һәм федерациянең башка җитди субъектлары белән чагыштырганда, бик алга китте, алар үзләрен эшли дип саный, әмма аларның проблемалары бар», – диде докладчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз