news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дума депутаты пенсионерлар нинди салым ташламаларыннан файдалана алуы турында сөйләде

Дума депутаты пенсионерлар нинди салым ташламаларыннан файдалана алуы турында сөйләде
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Россиядә пенсионерлар берничә төрле салым ташламасыннан һәм социаль ярдәм чарасыннан файдалана ала. Алар арасында аерым объектлар өчен милек салымы түләүдән азат ителү, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләр һәм капиталь ремонтка кертем түләү өчен компенсацияләр бар. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты, Гаиләне яклау, аталар, аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Мария Дробот хәбәр итте.

Ул Россиядә физик затлар милкенә салым буенча федераль ташлама гамәлдә, дип билгеләп үтте.

«Пенсионерлар физик затлар милкенә салым буенча федераль ташламадан файдалана ала. Аларның һәр төрдәге бер объект өчен салым түләмәскә хокукы бар. Мәсәлән, бер фатир, бер торак йорт, бер гараж яки машина кую урыны өчен», – диде Дробот ТАСС агентлыгы белән әңгәмәдә.

Шулай ук пенсионерларның җир салымы түләгәндә бер участоктагы алты сутый җир өчен ташлама алу хокукы бар.

Тагын бер ярдәм төре – торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләр. Шулай ук капиталь ремонтка кертем түләү өчен компенсация дә каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot