Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дума депутаты Олег Морозов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Дәүләт Думасының контроль комитеты рәисе, Татарстаннан «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Олег Морозов табибларны, шәфкать туташларын һәм фельдшерларны һөнәри бәйрәмнәре – Медицина хезмәткәре көне белән котлады. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Парламентарий гомеренең соңгы елларында шәфкать туташы һөнәрен үзләштергән әнисе турында истәлекләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, әнисе аның өчен кешеләргә хезмәт итүнең чын үрнәге булып калган.
Дәүләт Думасы депутаты медицинаның сәламәтлек, бала табу, үсеш кебек төп мәсьәләләрнең нигезендә торуын ассызыклады. Нәкъ менә табиб иң авыр чакта ярдәмгә килә, дип белдерде ул.
Олег Морозов сөйләгәнчә, аның әнисе Казан университетын тәмамлаган һәм Казанның саклану предприятиеләрендә күп еллар химик булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, 15 ел дәвамында Табибларны камилләштерү дәүләт институты каршындагы хастаханә системасында шәфкать туташы булып эшләгән.
«Бәйрәм белән! Сез – чын профессионаллар», – дип йомгаклады сүзен Дәүләт Думасы депутаты һәм барлык медицина хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, сабырлык һәм иминлек теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз