Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дума депутаты: Номерны якын туганга тапшырган өчен штраф түләтмәячәкләр
Сим-картаны якын туганга тапшырган, шулай ук кәрәзле телефонны шалтырату өчен кыска вакытка биреп торган өчен штраф салмаячаклар. Бу хакта Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт комитеты әгъзасы Антон Немкин белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Апрельдә Президент [Владимир Путин] имзалаган закон мөһим чикләү кертә: хәзер сим-карталарны гаилә әгъзаларына һәм якын туганнарга гына тапшырырга ярый», – дип искәртте парламентарий.
«Бу үз исемеңә сим-карта сатып алу һәм аны дустыңа, коллегаңа яки күршеңә бирү закон бозу булачак, дигән сүз. Моның өчен штраф яный. Гаилә кодексында күрсәтелгән затлар: ир яки хатын, балалар, әти-әни, абыйлар, апалар, әбиләр, бабайлар һәм оныклар гына искәрмә булып тора», - дип аңлатты ул.
Ягъни номерны балага бирү закон бозу булмый, чөнки балалар РФ Гаилә кодексы нигезендә якын туганнар исемлегенә керә.
Новелланы кабул итү номер сатып алып чит кешегә тапшыру кебек массакүләм практиканы чикләргә тиеш, бигрәк тә сим-карталарны ялган исемгә рәсмиләштереп мошенниклык өчен куллану өлкәсендә, диде депутат. «Закон мондый әйләнешне юридик яктан куркыныч һәм кыйммәтле (бигрәк тә эшмәкәрләр һәм компанияләр өчен) итә», – дип өстәде Немкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз