Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дума депутаты мәктәпләрдә Россия Конституциясе буенча ачык дәрес уздырырга тәкъдим итте
Россия мәктәпләрендә Россия Федерациясе Конституциясе буенча ачык дәресләр үткәрергә кирәк. Моны Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников тәкъдим итте. Бу хакта парламентарий Казан халыкара юридик форумының пленар утырышында белдерде.
«Төп Законның 25 еллыгыннан соң без мәктәпләрдә Конституция буенча ачык дәресләр үткәрергә тырыштык. Минемчә, яхшы килеп чыга, бу эшне дәвам итәргә кирәк. Шуңа күрә мондый яхшы традицияне Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә булдырырга киңәш итәм», — диде спикер.
Крашенинников быелның 12 декабрендә Россия Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулуын искәртте. «Бу юбилей гына түгел, ә җитди юбилей», — дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз