news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дума депутаты мәктәп укучыларына һөнәр сайлау өчен өстәмә бер ел бирергә тәкъдим итте

Василий Власов фикеренчә, Россиянең хәзерге мәгариф системасы заманча икътисади торышка туры килми.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Мәктәпне тәмамлаучыларга волонтерлык яки төрле оешмаларда практика узып, булачак һөнәрләрен ачыклау өчен - gap year, ягъни тагын бер ел бирүне ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Парламентарий белдерүенчә, әлеге мөрәҗәгатьне ул Россия мәгариф министры Ольга Васильевага җибәргән. 

Депутат Россиянең хәзерге мәгариф системасы заманча икътисад торышына туры килми дип белдерде. Шул сәбәпле, югары уку йортын тәмамлаучылар үзләштергән һөнәрләре буенча эшләми.

  • Моңа кадәр Власов хәзерге 11 еллык уку системасын 12 еллыкка алыштыру тәкъдимен керткән иде. Ул вакытта Мәгариф һәм фән министрлыгы үз җавабында мәктәптә белем бирүнең гамәлдәге системасын оптималь дип белдергән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100