Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дума депутаты Ларионова кайсы гаиләләрнең универсаль пособиене ала алмаячагын аңлатты
Яңа елдан балалы гаиләләргә түләнәчәк яңа универсаль пособие балаларга социаль түләүләр белән бәйле күп кенә проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Аерым алганда, ул күләме «песи төчкереге» кадәр генә булган күп кенә түләүләрне алыштырачак, дип искәртте Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова. Ул яхшы тәэмин ителгән гаиләләрнең пособиегә дәгъва итә алмаячагын искәртте.
Бердәм универсаль пособие булачак әнинең йөккә узуыннан башлап бала 17 яшькә җиткәнче түләнәчәк. Бу – һәр балага бердәм ярдәм чаралары системасы.
«Пособиенең бер генә тапкыр бирелә торган түгел, ә даими һәм керемнәр белән бәйле булуыннан чыгып, гаиләләргә ярдәм күпкә нәтиҗәлерәк булачак. Ягъни әгәр гаиләнең өч фатиры бар икән, ул пособие алмаячак, әмма мондый гаиләләр күп түгел. Пособиенең күләме бер балага уртача 13 мең сум тәшкил итәчәк. Шулай ук ана капиталы аша ярдәм чаралары да саклана», - диде Ларионова «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында.
Универсаль пособие бер урында биреләчәк – бу эш белән Пенсия фонды шөгыльләнәчәк, анда гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунысы мөһим, төбәкләрдә гамәлдә булган түләүләр 2023 елда да саклана, дип искәртте депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз