news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дума депутаты июльдә кемнәрнең пенсиясе артачагы турында сөйләде

Дума депутаты июльдә кемнәрнең пенсиясе артачагы турында сөйләде
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Июньдә 80 яше тулган Россия гражданнары июльдән арттырылган пенсия ала башлаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, әлеге категория гражданнарның картлык буенча иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлеше автомат рәвештә артачак.

«Гражданнарның картлык буенча иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлеше автомат рәвештә икеләтә артачак», – дип сөйләде депутат.

Хәзерге вакытта фиксацияләнгән түләү күләме 9 584,69 сум тәшкил итә. 80 яше тулган пенсионерларның түләве ике тапкырга – 19 169,38 сумга кадәр арта.

Шул ук вакытта Бессараб июльдә барлык пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү яки арттыру планлаштырылмый, дип билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot