news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дума депутаты ишегалды кардан начар чистартылган очракта кая зарланырга икәнен аңлатты

Дума депутаты ишегалды кардан начар чистартылган очракта кая зарланырга икәнен аңлатты
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ишегалды кардан начар чистартылган очракта идарәче компаниягә яки торак милекчеләре ширкәтенә шикаять белән мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов хәбәр итте.

«Әгәр йорт яны территориясе, йорт янындагы юллар, подъездга керү урыннары һәм башкалар турында сөйлибез икән, бу очракта идарәче компаниягә яки торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, бу аларның җаваплылыгы. Бу йорт белән идарә итү формасына бәйле. Әгәр йортта яшәүче ишегалдын кардан чистарту сыйфатыннан канәгать түгел, чистарту эшләре нормаларга туры килми икән, һәрвакыт идарәче компаниягә яки округның коммуналь хезмәтенә шикаять белән мөрәҗәгать итәргә була», – диде Колунов РИА Новости белән әңгәмәдә.

Аның сүзләренчә, идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәте шулай ук тротуарларны һәм йорт түбәләрен кар белән боздан чистартырга тиеш. Шикаятьне язма рәвештә дә, телефон аша да юлларга мөмкин.

Әгәр идарәче компания җавап бирмәсә, йортта яшәүчеләр Дәүләт торак инспекциясенә һәм Роспотребнадзорга, шулай ук төбәк торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә, муниципаль администрацияләргә яки төбәкнең диспетчерлык үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot