Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дума депутаты ир белән хатынның торак сатып алганда салым чигерүенә хокуклы булуын әйтте
Күчемсез милекне бергәләп сатып алганда, документлар кем исеменә рәсмиләштерелүгә дә карамастан, ир белән хатынның икесе дә салым чигерүенә хокуклы. Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин аны алу кагыйдәләре турында сөйләде, дип хәбәр итә RT.
«Закон нигезендә, салым чигерүе алу мөмкинлеге булган чыгымнарның максималь күләме бер кешегә 2 миллион сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, ир белән хатын бу акчаларны үзара мөстәкыйль рәвештә бүлә ала», – дип искәртте парламентарий.
Шулай ук ипотека алган гаиләләр, төп салым чигерүеннән тыш, түләнгән процентларның бер өлешен кире кайтарырга мөмкин. «Бу төр салым чигерүе буенча лимит - һәр кешегә 3 миллион сум», - дип аңлатты депутат.
Чаплин шулай ук документларны дөрес рәсмиләштерү кирәклеген әйтте. «Салым чигерүен алу өчен стандарт документлар пакеты әзерләргә һәм ир белән хатын арасында аны бүлү турында гариза язарга кирәк. Моны Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинет аша эшләргә яки турыдан-туры салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин», - дип аңлатты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз