news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дума депутаты илдә аракы сату сәгатьләрен көненә ике сәгатькә кадәр киметергә тәкъдим итә

Россиядә алкоголь сату сәгатьләрен башта көненә – биш, аннары ике сәгатькә кадәр киметергә кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хәмзәев шундый тәкъдим белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Сәясәтче Волгоград өлкәсен мисал итеп китерде, анда исерткеч эчемлекләрне эш көннәрендә бары тик көндезге сәгатьләрдә (12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр) генә сатарга рөхсәт итәргә телиләр.

Шул ук вакытта, депутат ял көннәрендә алкоголь сату сәгатьләрен алыштырмаска дигән идея белән килешми. Шул рәвешле, кешеләр товарны запаска сатып алырга мөмкин. «Алкоголь куллануны киметергә, ә моның өчен аны сату вакытын кыскартырга кирәк, - дип искәртте Хәмзәев. - Башта көненә – биш, аннары ике сәгатькә кадәр».

«Иң мөһиме – дөрес импульс бирү һәм төбәк хакимиятенең вазгыятьне яхшы якка үзгәртү теләге. «Аек Россия» методик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтергә әзер», - дип сүзен төгәлләде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100