news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дума депутаты Гусев кайбер шәһәрләрдә күп катлы йортлар төзүне тыярга тәкъдим итте

Дәүләт Думасының контроль комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев транспорт, торак-коммуналь һәм социаль инфраструктура җитмәгән шәһәрләрдә күп катлы йортлар төзүне тыярга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мондый тыю йортларны тәртипсез рәвештә төзүдән коткарачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, кайбер шәһәрләрдә башта берничә торак квартал сафка бастырыла, ә аннары халык еллар буе поликлиникалар, балалар бакчалары яки яхшы юллар төзелүен көтә. Шуңа бәйле рәвештә, ул нормаль тормыш өчен шартлар булмаган һәм шуның аркасында күп катлы йортлар төзергә ярамаган торак пунктларны билгеләргә чакырды.

Әлеге закон проектын парламентның түбән палатасы каравына тапшырырга ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot