news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дума депутаты беренче чиратта эшсез кешеләрне мобилизацияләргә тәкъдим итә

Свердловск өлкәсеннән Дәүләт Думасында депутат Максим Иванов фикеренчә, мобилизация вакытында «кирәкле белгечләр, инженерлар, югары квалификацияле эшчеләр» урынына, беренче чиратта, эшсез кешеләрне чакырырга кирәк.

Ул предприятиеләрдән төп хезмәткәрләрне махсус хәрби операция зонасыннан кайтару үтенече белән мөрәҗәгатьләр килүен, алардан башка «производство эшләүдән тукталуын» искәртә. Максим Иванов шул хакта социаль челтәрдә язган.

Мондый проблема чыннан да бар, аны «рациональ» хәл итү ысулы да бар, дип белдерә депутат. «Бу мәсьәләне Талица шәһәрендә тикшерделәр. Анда мәшгульлек үзәгендә 53 кеше исәптә тора. Алар арасында сәламәт, нык ир-атлар бар. Эшсезләр. Акчалары юк. Бәлки, мобилизация вакытында яхшы белгечләр, инженерлар, югары квалификацияле эшчеләр урынына, беренче чиратта, мәшгульлек үзәгенең эшсез «клиентларын» мобилизацияләргә? дигән сорау туа. Алар сөенәчәк дип ышанам: мактаулы эш, хезмәт хакы югары», - дип язган ул Телеграм-каналында.

Искәртик, Президент Владимир Путин карары буенча Россиядә өлешчә мобилизация 2022 елның 21 сентябреннән 28 октябренә кадәр үткәрелде. Бу чорда резервтагылар һәм үз теләкләре белән 318 мең кеше мобилизацияләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100