news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дума депутаты Башкортстан корылтаеның баласызлыкка салым кертү идеясенә каршы чыкты

Дума депутаты Башкортстан корылтаеның баласызлыкка салым кертү идеясенә каршы чыкты
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россиядә баласызлыкка салым кирәкми. «Татар-информ»га мондый фикерне Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы, Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов белдерде.

Моңарчы Башкортстан корылтае рәисе Константин Толкачев баласызлыкка салым кертү мәсьәләсен өйрәнергә тәкъдим итте. Парламентарий фикеренчә, мондый чара гражданнарны активрак бала табарга этәрергә мөмкин.

«Безгә мондый салым кирәкми, ул демографиягә бернинди йогынты ясамаячак, һәм чынлыкта ул салым салу принципларына җавап бирми. Миңа калса, актуальрәк һәм илебез, икътисадыбыз үсешенә ярдәм итәчәк мәсьәләләр турында фикер алышырга кирәк», – диде Фәррахов.

Аның фикеренчә, илдәге демографик вәзгыятьне бераз башкарак ысуллар ярдәмендә яхшыртырга кирәк.

«Балалы гаиләләргә реаль ярдәм күрсәтү, күп балалы гаиләләргә булышу – бары тик шушы чаралар гына чын этәргеч була алачак», - дип йомгаклады депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100