Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дума депутаты баласы туган студентларга 100 мең сум түләргә тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов Россиядә беренче баласы туган студентлар өчен кимендә 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү кертергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Миронов әйтүенчә, депутатлар беренче баласы туган студент гаиләләре өчен федераль дәрәҗәдә 100 мең сумнан да ким булмаган бер тапкыр бирелә торган түләү кертергә тәкъдим итә. Ул искәрткәнчә, кайбер төбәкләрдә мондый чара инде күптән гамәлдә. Депутат фикеренчә, аны бөтен илдә гамәлгә кертергә кирәк.
Шулай ук Миронов балалары туган студентларга ярдәм итү чараларын алга таба да киңәйтергә кирәк, дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, гражданнарның әлеге категориясенә бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләмен федераль дәрәҗәдә арттырырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз