news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дума депутатларын өстәмә сайлауны иң яхшы яктырту буенча бәйге игълан ителде

Бәйге «Сайлауда мәгълүмати технологияләр», «Матбугат аң-белем тарата, матбугат мотивацияли», «Матбугат – закон сагында» номинацияләре буенча үткәрелә.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). РФ Үзәк сайлау комиссиясе төбәк вакытлы басма матбугатында һәм гомумроссия басмаларының төбәк чыгарылышларында бермандатлы сайлау округлары буенча РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлау, РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарына сайлау, 2019 елда сайлау законнарына бәйле мәсьәләләрне иң яхшы яктырту буенча Бөтенроссия бәйгесен игълан итте.

Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.

Конкурста төбәк вакытлы басма матбугаты, шулай ук гомумроссия басмалары төбәк чыгарылышларының гаммәви мәгълүмат чарасының баш мөхәррире яки аны алыштыручы зат, Россиянең төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре альянсы, Россия Журналистлар берлеге, Россия ирекле сайлау фонды һәм РФ субъектлары сайлау комиссияләре тарафыннан тәкъдим ителгән аерым авторлары һәм/яки авторлык коллективлары катнаша ала.

Бәйге «Сайлауда мәгълүмати технологияләр», «Матбугат аң-белем тарата, матбугат мотивацияли», «Матбугат – закон сагында» номинацияләре буенча үткәрелә.

Җиңүчеләрне бүләкләү өчен һәр номинациядә өчәр премия булдырылган. Беренче премиянең күләме – 60 мең, икенче премия – 40 мең, өченче премия 30 мең сум тәшкил итә.

Конкурс эшләре 2019 елның 15 июленнән 15 сентябрьгә кадәр басылып чыгарга тиеш. Аларны Россия Үзәк сайлау комиссиясенә 2019 елның 20 июленнән 30 сентябрьгә кадәр тәкъдим итәргә кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100