Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дума депутатлары шәхси торак төзелеше өчен салымнан азат итүче закон проектын хуплады
Дәүләт Думасы депутатлары эскроу-хисаплар кулланып шәхси йорт төзегән очракта өстәмә кыйммәт өчен салым (НДС) түләүдән азат итүче закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.
Әлеге документның максаты — шәхси торак төзелеше объектларының бәясен киметү һәм гражданнар өчен мондый йортлар төзү мөмкинлеген арттыру. Бу хакта РИА Новости яза.
Шул ук вакытта мондый проектны гамәлгә ашыру ил бюджетының керемен киметү куркынычы бар. Сумма 2024 елда якынча 1,7 млрд сум һәм 2025 елда 13 млрд сум тәшкил итәргә мөмкин, дип фаразлый экспертлар.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Россия Президенты Владимир Путин эскроу механизмын шәхси торак төзелешендә кулланырга мөмкинлек бирә торган итеп законга үзгәрешләр кертергә кушкан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз