news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дума депутатлары минималь хезмәт хакы күләмен киметүне тыярга тәкъдим итте

«Бердәм Россия» партиясе парламентарийлары Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын исәпләүнең яңа методикасы турындагы закон проектына төзәтмәләр кертте.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» парламентарийлары минималь хезмәт хакы күләмен киметүне тыярга кирәк дип саный. Алар Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын исәпләүнең яңа методикасы турындагы закон проектына төзәтмәләр тәкъдим итте. Бу хакта «Бердәм Россия» фракциясе рәисенең беренче урынбасары Андрей Исаевка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Без, хезмәт хакы кимегән очракта да, минималь хезмәт хакы күләме киметелә алмый дип саныйбыз. Минималь хезмәт хакы күләме Россия Федерациясендә бернинди шартларда да киметелә алмый. Ул үсә генә ала», — диде Исаев.

Төзәтмә авторлары — Исаев үзе, фракция башлыгы Сергей Неверов һәм сенатор, «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак.

Моннан тыш, Исаев сүзләренчә, ел саен бюджет тарафыннан билгеләнә торган минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы күләме буенча тәкъдимнәр Россиянең өчьяклы комиссиясендә каралырга, ягъни профсоюзлар һәм эш бирүчеләр тарафыннан ярдәм булырга тиеш.

Ноябрь башында Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакын исәпләүнең яңа методикасы турында закон проектын беренче укылышта хуплады. Документтан күренгәнчә, чираттагы елга минималь хезмәт хакы күләме алдагы ел өчен медиана хезмәт хакы күләмен исәпкә алып исәпләнәчәк. Бу нисбәт кимендә биш елга бер тапкыр каралачак.

Әйтик, 2021 елда минималь хезмәт хакы күләме медиана хезмәт хакының 42 процентын тәшкил итәчәк — аена ул 12 792 сум була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100