Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дума депутатлары имтиханнарны ял һәм бәйрәм көннәрендә үткәрүне тыярга тәкъдим итте
Дәүләт Думасының вице-спикер Владислав Даванков җитәкчелегендәге депутатлары югары уку йортларында ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә имтиханнар уздыруны тыярга тәкъдим итте. Мөрәҗәгать фән һәм югары белем министры Валерий Фальков исеменә юлланган, дип хәбәр итә РИА Новости.
Депутатлар имтихан формасындагы арадаш аттестация һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе бары тик эш көннәрендә генә узарга тиеш, дип саный һәм моны федераль дәрәҗәдә теркәргә тәкъдим итә.
Инициатива авторлары фикеренчә, мондый үзгәрешләр расписаниене аңлаешлырак һәм тотрыклырак итәчәк, студентларга ял итү өчен җитәрлек вакыт бирәчәк һәм стрессны киметергә ярдәм итәчәк.
Шулай ук, алар фикеренчә, ял көннәрендә имтиханнар үткәрү тәҗрибәсе студентларның үзләренә генә түгел, гомумән белем бирү мохитенә тискәре тәэсир итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз