Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дума ашыгыч ярдәм машиналарының хәрәкәтенә комачаулаган өчен җәза бирергә тәкъдим итте
Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Борис Чернышов («ЛДПР») РФ Генераль прокуроры Игорь Красновка ашыгыч ярдәм автомобильләренең хәрәкәтенә аңлы рәвештә комачаулаган, шул исәптән хастаханәләргә һәм медицина учреждениеләренә керү юлларын япкан өчен җинаять җаваплылыгы кертү инициативасы белән мөрәҗәгать итте, дип яза РИА Новости.
«РФ Җинаять кодексының «Медицина ярдәме күрсәтүгә каршылык китерү» маддәсе җинаять составын төгәлләштерү һәм анда ашыгыч ярдәм автомобильләре хәрәкәтенә аңлы рәвештә комачаулаган, шул исәптән хастаханәләргә һәм дәвалау учреждениеләренә керү юлларын япкан өчен җинаять җаваплылыгын билгеләү мәсьәләсен карарга кирәк, дип саныйм», – диелгән документта.
Чернышов шулай ук хәзерге вакытта гамәлдә булган штраф санкцияләре һәм машина йөртү таныклыгыннан вакытлыча мәхрүм итү хокук бозучылар өчен җитәрлек дәрәҗәдә тоткарлаучы фактор булып тормый, дип ассызыклады. Депутат сүзләренчә, соңгы вакытта тиешле шартларда берничә генә җинаять эше кузгатылган, аерым очракларда гына эшләр судка кадәр барып җиткән.
«Мондый ситуацияләрдә һәр секунд кеше тормышы өчен хәлиткеч әһәмияткә ия булырга мөмкин. Гамәлдә булган штрафлар яки административ санкцияләр кебек чаралар кагыйдәләрне аңлы рәвештә бозучылар өчен җитәрлек дәрәҗәдә киртә була алмады. Без мондый гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнәчәгенә шик калдырмаслык тагын да кырысрак һәм төгәлрәк нормалар булдырырга тиеш», - дип өстәде Чернышов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз