Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Диния нәзарәте һәм SMIIC Казанда хезмәттәшлек турында меморандум имзалады
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) Казан Ратушасында хезмәттәшлек турында меморандум имзалады. Документка мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм SMIIC генераль секретаре Ихсан Овют кул куйды.
«Татарстан өчен SMIIC белән килешүне имзалау 10 ел элек башланган партнерлыкның дәвамы булды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарт комитеты һәм SMIIC арасында беренче килешү 2017 елның маенда төзелгән иде. Яңа документ институт белән республика мөселманнары Диния нәзарәте арасында турыдан-туры хезмәттәшлекне алга таба үстерүне ныгытты», – дип искәрттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә.
Яклар тәҗрибә алмашу, уртак курслар һәм семинарлар үткәрү, шулай ук экспертлар алмашуны оештыру турында килеште. Алар бергәләп стандартлар, сыйфат, үлчәүләрнең төгәллеге, товарларны тикшерү, лабораторияләр булдыру һәм аларны аккредитацияләү юнәлешендә эшләячәк.
Гамәлдә бу бизнеска конкрет бурычларны хәл итәргә ярдәм итәр дип көтелә.
Соңыннан тагын бер меморандум имзаланды, аңа РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, эшләр идарәчесе Рәфыйк Фәттахетдинов һәм SMIIC генераль секретаре Ихсан Овют кул куйды.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) 2010 елда оештырылган. Ул, шул исәптән, халыкара хәләл системасын үстерү һәм илләр арасында мондый продукциягә таләпләрне килештерү белән шөгыльләнә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз