news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе хаҗ кылу өчен кирәкле төп ике документны атады

Оператор белән килешү һәм банк аша акча күчерү турындагы квитанция – гарантия бирүче документлар, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

“ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе хаҗ кылу өчен кирәкле төп ике документны атады
Султан Исхаков

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе, хаҗга җыенганда, кулда төп ике документ булырга тиешлеген әйтте. Бу хакта ул бүген матбугат очрашуында, “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә сөйләде. 

  • Быел Уфада "Хаҗ-фонд" туристлар оешмасыннан юллама алган 98 хаҗи Согуд Гарәбстанына бара алмый калды. Чаллыда теркәлгән "Хаҗ-фонд" оешмасы мөселманнарның изге җиренә барыр өчен туристларга квота таба алмаган. Башкортстанда яшәүче хаҗиләр юлламаларны Уфада ачылган офистан сатып алган була. Юлламаның хакы - 95 меңнән алып 190 меңгә кадәр. Соңрак билгеле булганча, "Хаҗ-фонд" компаниясе Согуд Гарәбстанына җибәрүче туристик операторлар исемлегеннән алынган һәм бу елны Мәккәгә хаҗ кылуны оештыру буенча аккредитациядән мәхрүм ителгән.

“Хаҗи күп очракта үзенең хәзрәтенә ышана. Ул хәтта нинди оешма аркылы хаҗ кылырга барачагын белми дә. Шуңа күрә иң элек компания белән килешү төзергә кирәк. Икенчедән, банк аша шушы компаниягә акча күчерергә тиешсең. Түләүне керткәч, булачак хаҗиның кулында ике документ була – оператор белән килешү һәм акча түләве турында квитанция. Бу - мөһим ике документ. Мин гаҗәпләнәм: ничек инде хаҗилар каядыр барып акча түләгән һәм кулларында моны раслаучы берни дә юк?! Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, алдан килешү төзергә һәм квитанция буенча акча күчерергә кирәк. Болар - гарантия бирүче документлар. Мин башка компанияләр өчен җавап бирә алмыйм. Әмма үзебез шушы таләпләр буенча эшлибез", - диде Ранис хәзрәт Вахитов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot