news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Дулкыннар” республика конкурсында меңнән артык кеше катнашты
Конкурс С.Сәйдәшевның тууына 110 ел тулуга багышлап үткәрелә
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Люция Камалова). Быел “Дулкыннар” республика конкурсында Татарстан шәһәр-районнарыннан меңнән артык кеше катнашты. Бүген Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә әнә шул хакта хәбәр иттеләр.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы “Идел” яшьләр үзәге белән берлектә әлеге конкурсны 2006 елдан бирле үткәреп килә. “Дулкыннар” конкурсының максаты – мәшһүр татар эшлеклеләренең тормышы һәм иҗаты үрнәгендә балалар һәм яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре һәм милли үзаң тәрбияләү.
Төрле елларда конкурс татар халкының Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин кебек күренекле шәхесләренә багышлап үткәрелде. Быел конкурс татар композиторы Салих Сәйдәшевның тууына 110 ел тулуга багышлап уздырыла.
Конкурс вокал, нәфис сүз, рәсем сәнгате (С.Сәйдәшевның тормыш һәм иҗат юлына багышланган рәсемнәр) номинацияләре буенча үткәрелә, моннан тыш, беренче тапкыр яңа номинация – оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр – кертелгән.
Быелның гыйнвар аенда конкурсның зона сайлап алу турлары узды. Жюри әгъзалары Арча, Мамадыш, Зәй, Балык Бистәсе һәм Югары Ослан районнарында булып, балаларның чыгышлары белән танышты, алар арасыннан конкурста катнашу өчен иң лаеклыларын сайлап алды.
Конкурсның оештыру комитеты рәисе, “Идел” яшьләр үзәге директоры Миләүшә Шәрапова хәбәр иткәнчә, иртәгә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының актлар залында 300 бала катнашында бәйгенең республика сайлап алу туры узачак.
“Салих Сәйдәшев – татар классик музыкасына нигез салучы. Шунлыктан әлеге шәхескә тикмәгә генә мөрәҗәгать итмәдек. Моннан тыш, быел мәшһүр композиторның тутуына 110 ел тулачак, шуңа күрә без конкурсның Сәйдәшевка багышлап үткәрелүенә бик тә шатбыз”, - диде конкурсның жюри рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Хәбибуллин.
“Салих Сәйдәшевның җырлары – мәңгелек. Конкурс ярдәмендә яшьләрне аның иҗаты белән таныштыру – искиткеч идея”, - дип ассызыклады Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина.
Конкурста җиңүчеләр катнашындагы гала-концерт 5 мартта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак. Анда иң яхшы катнашучыларга кубоклар, дипломнар һәм истәлекле дипломнар, шулай ук Салих Сәйдәшев турындагы китап кергән бүләк җыелмасы тапшырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot