news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Дулкыннар” конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Бүген Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгенең концертлар залында республика күләмендә уздырыла торган VI «Дулкыннар» бәйгесенең Гала-концерты узды.

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгенең концертлар залында республика күләмендә уздырыла торган VI «Дулкыннар» бәйгесенең Гала-концерты узды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан “Дулкыннар” республикакүләм бәйгесе алты ел рәттән оештырыла. Ел саен бу чара татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган була. Быел конкурс күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһановның 100 еллыгына бәйләп үткәрелә.
“Дулкыннар” бәйгесенең мәктәпләрдә сайлап алу туры узган елның сентябрь һәм октябрь айларында узды. Ә ноябрь, декабрьдә район турлары үтте. Республика ярышында 22 районнан һәм шәһәрләрдән 250гә якын бала катнашырга теләк белдерде. Кичә Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетында узган турда 235 бала иҗатына бәя бирелде. Жюри составына ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыка сәнгате факультеты деканы Сәгыйть Хәбибуллин, ТР халык артисты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты професоры, РФ югары профессиональ мәгарифенең мактаулы хезмәткәре Миңгол Галиев, Н.Җиһановның мемориаль музей-фатиры җитәкчесе Лидия Яковлева, ТР Рәссамнәр берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, РФ Рәссамнәр берлеге әгъзасы Равил Заһидуллин һәм башкалар керделәр.
Конкурста 1 сыйныфта укучыларыннан башлап югары уку йорты студентларына кадәр көчләрен сынап карый ала. Алар үзләрен «Рәсем», «Нәфис сүз», «Вокал», «Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр» номинацияләрендә күрсәтә. Бүген барлык номинацияләрдә җиңүчеләр Гала-концерт күрсәтте. “Вокал” номинациясендә Гран-прины “Дустым каберендә” җырын башкарган өчен Әтнәдән Фаил Сәфәров яулады. “Нәфис сүз” номинациясендә Гран-прига Казанның Яңа Савин районыннан Нияз Сабиров лаек булды. Жюри әгъзалары «Рәсем» номинациясе буенча нәтиҗәләр ясады. Зөфәр Гыймаев һәм Равил Заһидуллин бәйгегә җибәрелгән 110 рәсем арасыннан иң яхшыларын сайлап алды. Әлеге номинациядә Гран-прига бер кеше дә ия булмады. Кече төркемдә беренче урынны Казаннан Энҗе Хөснетдинова, урта төркемдә – Казаннан Ксения Коновалова һәм өлкән төркемдә Чирмешәннән Айсылу Галәветдинова яуладылар. “Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр” номинациясендә Гран-прины Казаннан фортепианода уйнаучы Дарья Васильева алды. Әлеге номинациядә Чүпрәленең “Умырзая”, Сарманның “Шатлык” ансамбльләре чыгышлары зур кызыксыну уятты. 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot