Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәрия Сабурская Президент сайлауларында тавыш бирде: Дулкынландыргыч һәм күңелле вакыйга
Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россия Президентын сайлауда тавыш биргән. Ул моны дулкынландыргыч һәм күңелле вакыйга дип билгеләп узган.
«Бүген, сайлауның соңгы көнендә, Россия Федерациясе Президентын сайлауда үз тавышымны бирдем. Дулкынландыргыч һәм күңелле вакыйга», – дип язган Сабурская ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының VK битендә.
«Көчле ил, тотрыклылык, үсеш һәм югары тормыш сыйфаты кирәк булганнар сайлауга килергә тиеш дип уйлыйм», – дип ассызыклаган ул.
- 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә һәм шифаханәләрдә, СИЗОда, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
- Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлауларда катнашу хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.
- Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз