Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дулат-Алеев Татарстанга Казан консерваториясенә даими ярдәме өчен рәхмәт белдерде
Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев Татарстан Республикасына югары уку йортына барлык еллар дәвамында даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ул «Татар-информга биргән интервьюда сөйләде.
Ректор сүзләренчә, консерваториянең үсеше һәрвакыт өч төп принципка – югары профессиональлек, милли мәдәнияткә игътибар һәм дәүләт ярдәменә таянган. Нәкъ менә шул сәбәпле югары уку йорты көчле педагогик мәктәпләрдән һәм танылган чыгарылыш укучыларыннан алып зур музыкаль проектларда катнашуга кадәр казанышларын саклап кала һәм арттыра алган.
«Бик мөһим өченче принцип турында да әйтергә кирәк – болар барысы да дәүләт ярдәме белән эшләнә. Беренче чиратта, әлбәттә, Татарстан Республикасының консерватория эшенең беренче елларыннан ук күрсәтелгән игътибары», – дип билгеләп үтте Дулат-Алеев.
Ул ассызыклаганча, консерватория Казан үзәгендәге тарихи биналарда урнашкан. Аның музыкантларына уку вакытында да, алга таба да ярдәм күрсәтелә, дип өстәде ул.
«Консерваториягә карата 1940-50нче еллардан, Мәскәүдә татар музыка сәнгатенең беренче декадасы әзерләнгән вакыттан ук һәрвакыт игътибар зур булды», - диде ректор.
Юбилей елында консерватория югары бүләккә – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденына лаек булды. Моннан тыш, ул инде берничә тапкыр Forbes рейтингына керде – быел ул анда Россиянең барлык югары уку йортлары арасында 48нче урында булды. Шулай ук ул РФ Президенты грантын алучыларның берсе.
«Музыкантлар сәхнәдә көчле була ала, әмма алар дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Югыйсә аларга акча җиңел түләнә торган нәрсәләр башкарырга туры киләчәк, һәм безнең музыка күңел ачуга әйләнеп калачак. Ә бу, әлбәттә, дөрес түгел», - дип йомгаклады сүзен «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз