Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат күпфатирлы йортларда уртак балконда тәмәке тарткан өчен штраф турында искәртте
Россиялеләргә күпфатирлы йортларның уртак балконнарында тәмәке тарткан өчен 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф яный. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, гамәлдәге закон уртак файдалану урыннарында, шул исәптән подъезд балконнарында тәмәке тартуны тыя. Әмма практикада йортларда яшәүчеләр еш кына бу тыюны боза, балконнарда көл савытлары куя һәм тәмәке тарта.
«Күпфатирлы йортларда уртак балконда тәмәке тарту хокук бозу булып санала, моның өчен 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф белән яный», – дип ассызыклады Колунов.
Депутат шулай ук гамәлдәге нормалар лифтларда, баскыч мәйданчыкларында һәм торак йортларның подъездларында тәмәке тартуны тыя, дип искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз