news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дудкино бакчачылык җәмгыятендә мөселманнар өчен «Белем кичәсе» булды

Мәскәү өлкәсе имам-мөхтәсибе Дауд хәзрәт Мөхетдинов, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы ярдәмчесе Мөхәммәт хәзрәт Гитинов, Дудкино бакчачылык җәмгыяте имамы Мөхәммәт хәзрәт Алтумирзаев һәм Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Мөхтәсибәтләр җыены имамнары «Белем кичәсе» кысаларында мөселманнар белән очрашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мөселманнар даирәсендә мондый файдалы диалоглар күркәм гадәткә әверелде, алар кешеләрне рухи-әхлакый яктан агарту һәм дини җәмгыятьләр тормышы белән таныштыру өчен даими рәвештә үткәрелә. Аларда дин эшлеклеләре ислам диненең традицион кыйммәтләре, Россиядәге башка традицион дин вәкилләре белән дус яшәү һәм динара диалогның әһәмияте турында сөйли, шулай ук мөселманнарның күпсанлы сорауларына җавап бирә», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot