news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дублинда «Алабуга» махсус икътисади зонасын тәкъдир итү булды

«Алабуга» махсус икътисади зонасы белән Шеннон ирекле икътисади зонасы вәкилләре хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу хакында килештеләр

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Дублинда Эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча Россия-Ирландия Хөкүмәтара комитетының 7 нче утырышы кысаларында «Алабуга» махсус икътисади зонасын тәкъдир итү булды, дип хәбәр итә «Алабуга» МИЗның матбугат хезмәте.
Элек хәбәр ителгәнчә, 2–3 мартта Дублинда Эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча Россия-Ирландия Хөкүмәтара эшлекле хезмәттәшлекне үстерү комитетының 7 нче утырышы үтте. Россия делегациясен РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак җитәкләде. Делегация составында шулай ук ТР Премьер-министры, «Алабуга» махсус икътисади зонасының күзәтчелек советы рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, Махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТР буенча җитәкчесе Игорь Носов, Махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның тышкы элемтәләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Тамара Чернышева кергән иде.

Утырыш барышында Ирландия Республикасы һәм Россия Федерациясе вәкилләре ил икътисады хәле һәм ике дәүләт хөкүмәтләре тарафыннан кабул ителә торган кризиска каршы чаралар буенча мәгълүмат алыштылар. Россия һәм Ирландия ягы югары технология, төзелеш, энергетика, финанс һәм банклар, туризм, транспорт кебек өлкәләргә кагылышлы сәүдә-икътисади хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алыштылар.


Комитет утырышы кысаларында Ирландия Республикасы территориясендә урнашкан Шеннон аэропорты ирекле икътисади зонасын да тәкъдир итү булды. Бу зона 1960 елларда гамәлгә куелган һәм бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшли, аның территориясендә 110 компания эшли. «Алабуга» махсус икътисади зонасы белән Шеннон ирекле икътисади зонасы вәкилләре хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу хакында килештеләр









news_right_1
news_right_2
news_bot