news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дубайның иң биек бинасы Татарстан байрагы төсләре белән яктыртылды

Әлеге чара ТАССРның йөз еллыгына багышланды.

Дубайның иң биек бинасы Татарстан байрагы төсләре белән яктыртылды

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Дубай шәһәренең «Бурҗ Хәлифә» дип аталган иң биек бина Татарстан байрагы төсләре белән яктыртылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисади вәкиллеге хәбәр итте.

«Кичә кич „Бурҗ Хәлифә“ бинасы ун секунд тирәсе Татарстан байрагы төсләре белән яктыртылды. Emaar Properties компаниясенең хуҗасы безнең үтенечне бик теләп кабул итте. Әлеге чара ТАССРның йөз еллыгына багышлап яктыртылды», — диде вәкиллек хезмәткәре.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100