news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дубайда сәүдә фестивале була

Лотереяга төп приз - 3 кг алтын куела

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). 5 гыйнвардан 5 февральга кадәр Дубайда (Берләшкән Гарәб Әмирлекләре) сәүдә фестивале була. Аның барышында көн саен яртышар килограмм алтын уйнатылачак. Лотереяда исә “Дубай Голд энд Джевелери групп” составына кергән зәркән кибетләрендә кимендә 1 мең дх. суммасына товар алыганнар катнаша ала.

Лотереяның төп призы – 3 кг алтын – фестивальның соңгы көнендә уйнатылачак, дип хәбәр итә “Русский дом” порталы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot