news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дубайда ике көн рәттән татар-башкорт ифтары оештырылган

Авыз ачарга барлыгы алтмышлап кеше килгән.

Дубайда ике көн рәттән татар-башкорт ифтары оештырылган
Маузир Гиниятуллин

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Дубайда яшәүче татарлар һәм башкортлар бергә җыелып, ике көн рәттән татар-башкорт ифтарын үткәргән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар активисты, ифтарларны оештыручы Әлфия Бәдретдинова хәбәр итте.

“Рамазан аенда ифтарга җыелу – күркәм традициягә әверелде. Узган ел да без күмәк ифтарлар оештырып килдек. Ә быел инде ул тагын да дустанә мөнәсәбәттә – татар-башкорт дуслыгы форматында үткәрелде”, - диде ул.

Әлфия Бәдретдинова сүзләренчә, беренче көнне 28 кеше "UZB Avenue” Үзбәк ресторанында җыелган булса, икенче көнне 33 кеше “Баку” ресторанында авыз ачкан. "Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарларның социаль челтәрдә уртак төркеме бар, узган ел 130лап кеше булса, хәзер инде 200дән артты", - диде оештыручы.

"Чарада Татарстан һәм Башкортстан дуслыгы өчен җан аткан, яраткан дустыбыз – Татарстан-Башкортстан дуслыгы һәм хезмәттәшлегенең “Агыйдел” җәмгыяте рәисе Мәүзир Гыйниятуллин да катнашты”, - дип сөйләде Әлфия Бәдретдинова.

  • Оештыручылар ифтарны бу атнаның җомгасында "Казан" ресторанында үткәреләчәген әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100